Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грейны сәхнәгә эчеп чыгуда гаеплиләр

Элвин Грей Башкортстанның Миякә районында концерт куйганда үзен адекват тотмаган, дип гаеплиләр. Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар. «Беренче тапкыр концертына килдем, кешеләр мактагач. Ә монда...

Элвин Грей Башкортстанның Миякә районында концерт куйганда үзен адекват тотмаган, дип гаеплиләр. Бу хакта Миякә районы төркемендә язалар.

«Беренче тапкыр концертына килдем, кешеләр мактагач. Ә монда шундый хәл. Минемчә, хөрмәт итмәү. Кешеләр ял итәргә килгән, шушының өчен түләгән», - дип язган бер укучы һәм концерттан өзекләр урнаштырган.

«Шулкадәр арыган, Фәридә, хәтта бала артыннан «сфотографироваться» дигән сүзне дә кабатлый алмый», - дип җавап язганнар аңа.

«Аның каруы көлдек рәхәтләнеп», - дип барыбер яклаган Фәридә. 

«Хурлык!»

«Фәридә, исемелек иде ул, бу - факт, нотага эләкми, сүзләрен оныта. Концертка килгән һәркем моны күрде. Артист буларак ошый, әмма кичәге концерттан юшкын калды. Бик түбән дәрәҗәдә иде», - дип язган тагын бер укучы. 

«Беренче тапкыр гына шул хәл түгел инде. Әле исерек килеш җырлый, әле концертларын туктата. Сез аның фанера концертларына йөрисез һәм кыяфәтен күрүгә чиный башлыйсыз». 

«Йолдыз чире эләккән егеткә. Тамашачыларына хөрмәтсезлек күрсәтте».

«Ничек шул хәлдә балалар, яшүсмерләр алдында чыгып җырлап була?»

«Тавышы карт әбинеке төсле иде». 

Телләре көрмәкләнгән иде. Концертның яртысыннан артыгында төркемендәге җырчылар җырлады».

Тулырак интертатта

@elvin_grey_music

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк