Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey өйләнә!

Популяр артист, меңләгән кызларның йөрәген утта яндыручы җырчы Радик Юльякшин шулай ук ике республиканың иң популяр буйдагы буларак та мәгълүм. Инде 30 яшен тутырган җырчыны күпләр өйләнеп, олы тормыш...

Популяр артист, меңләгән кызларның йөрәген утта яндыручы җырчы Радик Юльякшин шулай ук ике республиканың иң популяр буйдагы буларак та мәгълүм. Инде 30 яшен тутырган җырчыны күпләр өйләнеп, олы тормышка аяк басарга өндиләр.

Әллә бу сүзләргә колак салыпмы, күптән түгел артист үзенең Инстаграм тасмасында костюм белән төшкән фотосын урнаштырды һәм кәләш эзләве хакында хәбәр итте. Комментарийлар арасында тиз арада җырчыга кәләш булырга теләүчеләр төркеме барлыкка килде. Шулар арасында артистка «мәхәббәтне эзләмиләр, ул үзе сине таба», «Радик өйләнсә тамашачылары бу кадәр булмаячак», дип фикер калдыручылар да бар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк