Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey кемнең җырын җырлый?

Популяр артист, талантлы җырчы Elvin Greyның репертуары шактый бай. Радикның татар, башкорт һәм рус телләрендәге җырларын илебезнең төрле төбәкләрендә яратып тыңлыйлар. Күпләрнең «Радикка мондый уңышл...

Популяр артист, талантлы җырчы Elvin Greyның репертуары шактый бай. Радикның татар, башкорт һәм рус телләрендәге җырларын илебезнең төрле төбәкләрендә яратып тыңлыйлар. Күпләрнең «Радикка мондый уңышлы җырларны кем иҗат итә икән?», − дип кызыксынганы бардыр. Билгеле, артистның һәрбер җыры – ул күмәк иҗат җимеше.

Шулай инде күптәннән үз тыңлаучысын тапкан, яратылган җырларның берсе популяр артист һәм күп кенә җырлар авторы Гүзәлия көенә, Гөлфия Шакирова сүзләренә иҗат ителгән «Кара каш» җырының барлыкка килү тарихына күз салыйк әле. Мәскәүдә яшәп, иҗат итүче талантлы җырчы Гүзәлия үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында әлеге җырның иҗат ителү тарихы белән уртаклашты. Гүзәлия сүзләренә караганда, әлеге җырның көе тугач та, ул аны Радикка җибәрә, чөнки бу җыр туры килердәй икенче башкаручыны күз алдына да китерми. Һәм ялгышмый да. «Җыр бик озак язылды. Беренче килеп чыккан вариант мине канәгатьләндермәде һәм соңыннан барыбызга да ошаган вариантны тулы җыр итеп иҗат иттек», − дип яза Гүзәлия.

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк