Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey сәхнәгә үзенең копиясен чыгарды

Радик Юльякшинның быелгы концертының грандиоз тамаша булуы хакында күп сөйләдек. Инде концертның үзендә булмаган кешеләр дә шунда барып кайткандай булгандыр, бу кадәр сөйләүгә! Кабатлап, тагын бер кы...

Радик Юльякшинның быелгы концертының грандиоз тамаша булуы хакында күп сөйләдек. Инде концертның үзендә булмаган кешеләр дә шунда барып кайткандай булгандыр, бу кадәр сөйләүгә!

Кабатлап, тагын бер кызык үзенчәлеккә генә игътибар итәсем килә. 1 декабрьне җырчы «Elvin Grey» рәсми лейблының туган көне дип игълан итте. Бу көнне ул тамашачыларын лейблга кергән яшь артистлар белән дә таныштырды. Әгәр дә рус эстрадасы белән параллель уздырсак, Радикны Тимати белән чагыштырып булыр иде. Принцип шул ук: музыкаль лейбл дип игълан итәләр дә, үз җитәкчелегендә яңа артистларны сәхнәгә чыгару өстендә эш алып баралар. Шунысы кызык, шушы яңа талантлар арасында Радикның чын копиясе дә бар! Журналистлар белән очрашуда катнашкан WILLY псевдонимы астында чыгыш ясаучы Вилдан Шәмсетдинов исемле егетнең Радик Юльякшин белән охшаш яклары бик күп. Аны хәтта Elvin Greyның кечкенә копиясе дисәк тә буладыр. Егетнең тышкы кыяфәте (чәчләре) генә түгел, хәтта тавышы да Радикныкына охшаган! Бер мәлне сәхнәдә шушы WILLY чыгыш ясагач, таныш тавыш белән микрофонга кемдер сөйли башлады. Сәхнә артыннан Радик сөйли ахры дип уйлаучылар бер мин генә булмаганмындыр дип ышанасы килә.

Elvin Greyны кабатланмас тембр иясе дисәк тә, кабатлаучы бар икән шул. Шулай итеп Радик Юльякшин хәзердән үк үзенә алмаш тәрбияли.

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк