Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey шәхси тормышы хакында сөйләде

Бу егет турында көнгә бер хәбәр кую безнең традициягә әверелеп барамы, әллә инде Elvin Greyның тормышы шулкадәр кызыклы һәм көн саен ниндидер көтелмәгән яңалыклар булып торгангамы?.. Яңалык дигәннән,...

Бу егет турында көнгә бер хәбәр кую безнең традициягә әверелеп барамы, әллә инде Elvin Greyның тормышы шулкадәр кызыклы һәм көн саен ниндидер көтелмәгән яңалыклар булып торгангамы?..

Яңалык дигәннән, Elvin Greyны яратучы кызлар колагына, ProUfu.ru корреспонтенты белән әңгәмәсе вакытында җырчы хәзерге вакытта йөрәгенең буш булуын әйтте. Радикның үзенә һәм иҗатына табынучы меңләгән кызлар арасыннан бердән-бере әлегә табылмый, никтер.

Концертларында төрле бүләкләр бирү, аның сурәтен төшереп тырнак буяту дисеңме, милли ашлар пешереп каршы алу дисеңме, болар белән генә егетнең йөрәген яулап булмый, күрәсең.

Уфа шәһәрендә узган зур концерты вакытында җанатарлар букетны Радикның үзенә бирә алмагач, өстенә үк атканнар. Очып килгән чәчәк бәйләмен күреп, Радик әйтәсе сүзләрен дә онытты хәтта. Әлеге видеоны ул үзенең Инстаграм челтәренә «Прилетело» язуы белән урнаштырган.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк