Логотип
Хәбәрләр

Элвин Грей Вилли проекты ябылуының сәбәбен әйтте

Узган көнне Элвин Грей урнаштырган язма инстаграмда шау-шу күтәрде. Ул Вилли проектының ябылуын игълан итте.

Узган көнне Элвин Грей урнаштырган язма инстаграмда шау-шу күтәрде. Ул Вилли проектының ябылуын игълан итте.

Күптән түгел Вилли, ягъни Вилдан Шәмсетдинов, һәм Гөлназ Асаева никах туйларын уздырдылар. Белүебезчә, элек Гөлназ белән Радик очрашып йөргәннәр. Тамашачының фаразы буенча, Вилли проекты нәкъ шуның аркасында ябылган. «Гөлназ Асаева өчен көнләшкәндер», – дип язучылар да булды. Баксаң, низагның сәбәбе башка булган.

Элвин Грейның лейблы Вилданнын кеше алдауда гаепли. NL-компаниясе – бизнес түгел, бары тик финанс пирамидасы гына, имеш. 

«Җәмәгать, контракт буенча Вилдан иҗат белән шөгыльләнергә тиеш иде. Ә ул, контракт шартларын үтәмичә, пирамидага кереп кушылды һәм фанатларын да үзенең артыннан чакыра башлады. Нәтиҗәсе бер генә булачак: кайчандыр пирамида ишеләчәк һәм бик күп кеше бурычка батып калачак. Лейбл минуста калыр иде. Вилданга кешеләрне алдау дөрес түгеллеген аңлатырга тырыштык. Ул аңламады, шуңа да аны лейблдан куып чыгардык. Репутация мөһимрәк.

Ләкин әлеге хәл Вилданның начар кеше булуы турында сөйләми. Ул әле яшь, башында җил уйный. Зинһар, Гөлназны гына монда кыстырмагыз. Безнең шәхси мөнәсәбәтләр дә монда роль уйнамый. Һәрберебезнең үз тормышы. Сүз бары тик Вилданның контракт шартларны үтәлмәве хакында бара», – дип яза лейбл.

 Вилдан үзен исә хәзер инде ирекле кеше дип саный. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк