Логотип
Хәбәрләр

Elvin Grey өйләнмәвенең сәбәбен әйтте

Татар эстрадасының популяр буйдагы Радик Юльякшинның шәхси тормышы күпләрне кызыксындыра. Яшь кызлар арасында зур популярлык казанган чибәр җырчы егетләрнең өйләнмәве дә шушы популярлык белән бәйледер, бәлки. Кем белә бит?..

Шулай да соңгы арада Интернет челтәрендә Радикның йөргән кызы барлыкка килүе хакында хәбәрләр таралды. Җырчы егет моны үзе дә яшерми бугай, социаль челтәрләрдә парның фотолары еш очрый.

Радик Юльякшинның яше 31 гә таба бара, әмма өйләнү хакында әлегә сүз чыгарганы юк. Әмма бер интервьюсында ул өйләнмәвенең сәбәбен хезмәт юлына бәйле булуын әйтте. Elvin Grey проекты контракт буенча эш итә, һәм шушы контракт нигезендә җырчы егет әле 33 яшькә кадәр өйләнмәячәк. Радикның үз сүзләренә караганда, аңа кызлар белән йөрү тыелмый, әмма әлегә өйләнергә дә ярамый икән.

Имәндә икән бит чикләвек!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк