Логотип
Хәбәрләр

Elvin Greyдан яңалык!

Татар һәм Башкорт эстрадасының популяр артисты Радик Юльякшинны күпләребез Elvin Grey исеме астында белә. Үзенең кызыклы һәм оригиналь проектлары белән инде меңләгән тамашачыларның йөрәген яулаган җыр...

Татар һәм Башкорт эстрадасының популяр артисты Радик Юльякшинны күпләребез Elvin Grey исеме астында белә. Үзенең кызыклы һәм оригиналь проектлары белән инде меңләгән тамашачыларның йөрәген яулаган җырчы өр-яңа масштаблы проект тәкъдим итә. Җырчының сүзләренә караганда, татар эстрадасы өчен бу – яңалык.

Ике республиканың иң зур мәйданнарында, 1нче декабрьдә Казанның «Татнефть Арена» һәм 8нче декабрьдә «Уфа Арена» мәйданында «Elvin Grey» лейблының презентациясе булачак. Бу хакта җырчы үзенең Инстаграм челтәрендәге шәхси аккаунтында уртаклашты.

Яңа сезонда нинди сюрпризлар булачак? Өр-яңа дуэтлар, бары тик сыйфатлы музыка һәм күтәренке кәеф...

Килмичә калма!

 

 

Фото: Җырчының шәхси аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк