Логотип
Хәбәрләр

Elvin Greyга - «Кеше җырын бозып җырлаучы...»

ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасының җиңүчеләр исемлегендә күпләребезнең яраткан җырчысы, популяр Elvin Grey да бар. Артистның «Ак каеннар арасында» җыры белән 6 сәгатьтән артык барган тамашаның ахы...

ТМТВ премияләрен тапшыру тантанасының җиңүчеләр исемлегендә күпләребезнең яраткан җырчысы, популяр Elvin Grey да бар.

Артистның «Ак каеннар арасында» җыры белән 6 сәгатьтән артык барган тамашаның ахырында чыгыш ясады. Радик Юльякшинның популяр ретро җырларны үзгәртеп җырлавын күпләр хупламый, «җырны бозу» тиңли. Ә кемнәрдер, киресенчә, онытылып барган җырларга яңа сулыш өргәне өчен артистка рәхмәт укый.

Кичәге тамашадан соң да, Радикның җырына карата тискәре фикерләр яңгырады. Хәтта «Кеше җырын иң нык бозып җырлаучы» премиясен бирергә кирәк, дип язган бер ханым.

 

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк