Elvin Greyга тәкъдим ясаганнар!

Эстрадабызның популяр буйдагы Elvin Greyны кем генә өйләндерергә теләми икән?! Яшүсмер кызлар җырчы егеткә карата гыйшык утында янган арада әниләр дә тик ятмый, аларга да бай кияү кирәк!

Шулай җырчының бер концертында ап-ак күлмәктән, башына фата кигән 4-5 яшьлек кызчык Радик янына сәхнәгә йөзек тартмасы тотып чыга. Бу күренештән Радик хәтта югалып кала. Әллә чынлап торып тәкъдим ясыймы артистка бу кызый?! Василиса исемле әлеге кыз йоласына туры китереп бер аягына тезләнә дә Радикка тартманы суза. Куркып калган Радик тартманы алмыйча торган арада кыз аңа «ач» дип эндәшә. Инде ниһаять бар булган батырлыгын җыеп тартманы ачкач, Радикның күңеле тынычланып китә. Тартма эчендә язу гына икән, биредә «Пошёл налево» җырын дуэт белән башкарырга тәкъдим булып чыкты.

Җырның ничек килеп чыкканын үзегез тыңлагыз, дуслар. Ә Радик исә, үзенең Инстаграм тасмасында: «Кәләшләрем һаман яшәрә дә яшәрә. Бәлки минеке тумагандыр әле?», – дип шаярта.

 

Автор: А.Габдуллина

Фото: Инстаграм @elvin_grey_music

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
914
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
934
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1386
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1150
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
896
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1310
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
945
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы