Логотип
Хәбәрләр

Elvin Greyны шартлатырга теләгәннәр!

Белүебезчә, шушы көннәрдә популяр артист Elvin Greyның Татарстан районнары буйлап гастрольләре бара. Кичә җырчы Азнакайда концерт белән чыгыш ясарга тиеш иде. Әмма бу концертны булдырмаска теләүчеләр...

Белүебезчә, шушы көннәрдә популяр артист Elvin Greyның Татарстан районнары буйлап гастрольләре бара. Кичә җырчы Азнакайда концерт белән чыгыш ясарга тиеш иде.

Әмма бу концертны булдырмаска теләүчеләр барлыкка килгән! Концерт башланып, берничә минут үтүгә Радик үзенең Инстаграмында концерт булган мәдәният йортында эвакуация үткәрелүе хакында хәбәр итте. Шул рәвешле, тиз арада полиция хезмәткәрләре килеп, бинаны этләр белән тикшерергә мәҗбүр булган. Радикның сүзләренә караганда, таныш түгел номердан шалтыратып, бинада шартлаткыч булуы хакында хәбәр килгән. Шартлау куркынычы булмаганлыктан, тикшерү үткәннән соң, концертка килгән тамашачыларны бинага кире керткәннәр.

Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре сүзләренә караганда, ялган хәбәр белән шалтыратучы кеше психдиспансерда учетта тора. Бу мәсьәлә буенча тиз арада җинаять эше кузгатылачак, дип хәбәр итте алар.

Бернигә дә карамастан, тикшерү эшләре тәмамлану белән җырчы туктатылган тамашаны дәвам иттергән. Инде кайту юлына борылган тамашачылар да яңадан концерт залына кире җыелган. Бу кичне халыкның кәефен бозган начар хәбәрләрне Радикның дәртле җырлары оныттыргандыр дип өметләнәбез.

 

Автор: А.Галимова

Фото: @elvin_grey_music

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк