Эльвира Гарипова: «Әмма китап укырга җәлеп итү өчен марафон да, чурт та кирәкми, кызыклы китап кына кирәк! Кая детективлар?...»

«Миңа да Таяну ноктасында катнашырга насыйп булды) 
#әдәбимарафон турында сөйләштек. Кешеләр 21 көн дәвамында китаплар укыган һәм моның белән соцчелтләрдә уртаклашкан. Катнашучылар күп булган. Аңлавымча, моны укытучылар тарткан. Сыйныфы-сыйныфы белән укучыларны җәлеп иткәннәр. Ну афәриннәр! Әмма китап укырга җәлеп итү өчен марафон да, чурт та кирәкми, кызыклы китап кына кирәк!

Ни өчен бөтен дөнья #шантарам, бай әти, хәерче әти, #ешьмолисьлюби#впостелиствоиммужем укый, ә татарлар «сандугачлы гөлкәемне» укырга тиеш? Кая детективлар (Казан - ОПГ башкаласы), кая зомбилы хоррорлар (Аяз блн Азат зомби яки пришелец булмаса, мультик та карамый), кая «Ничек итеп минем ирем йөз көндә миллионер булды» яки «Татар щиновнигы хатыны көндәлекләре»? @saffarka Гөлназ Сәфәрова стиль яки алып баручы буларак үсеше турында берәр китап язса, бөтен яшьләр алып укыячак! 
Ә балалар китабы язсагыз, реклама ясарга @landyshnigmatjanova Ландыш Нигьмәтҗанова кызына кушыгыз! Сатылачак!

Кызык китап языгыз, егылып ятып укырбыз. ...Гаджетлардан аерыла алсак. 
Сез әле нинди китап укыйсыз? Ирләр укырлык татар китаплары бармы ул? Тарихи романнардан башка», - дип сөрән салган шәхси аккаунтында Эльвира Гарипова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
947
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
931
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1383
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1147
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
893
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1307
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
942
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы