Логотип
Хәбәрләр

Эмиль Гарипов Казанда намаз бүлмәсе булган компьютер клубы ачарга вәгъдә итте

Казанда Россиядә беренче тапкыр намаз бүлмәсе булган компьютер клубы барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»га интервьюда «Ак барс» хоккей командасы голкиперы Эмиль Гарипов хәбәр итте. Эмил...

Казанда Россиядә беренче тапкыр намаз бүлмәсе булган компьютер клубы барлыкка килергә мөмкин. Бу турыда «Татар-информ»га интервьюда «Ак барс» хоккей командасы голкиперы Эмиль Гарипов хәбәр итте.

Эмиль балачактан компьютер уеннары белән мавыккан, хәзер, киберспорт популярлашкан чорда читтә калмаска карар иткән.

«Казанның күп кенә компьютер клубларында булдым. Анда яшьләр тәмәке тарта, алкоголь эчә, сүгенә. Бу спорт һәм тәрбия кысаларына сыешмый. Хәзер тарафдарлар командасы җыелды, без бергә Казанда киберспортны  яңа дәрәҗәгә чыгарырга телибез. Компьютер клубының уен зонасында намаз бүлмәсенә кадәр булдырырга ниятлибез», — диде Гарипов.

Ике ай элек хоккейчы Good Game оешмасы белән хезмәттәшлек итә башлаган, анда шулай ук клубташы Альберт Яруллин да кергән. Оешма берничә киберспорт командасы җыярга, компьютер клублары челтәрен үстерергә, шулай ук шәхси интернет-платформа булдырырга планлаштыра.

«Татар-информ» агентлыгы Гарипов PUBG буенча шәхси киберспорт командасы җыя дип хәбәр иткән иде.

Фото: Илнар Тухбатов

татар-информ

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк