Логотип
Хәбәрләр

Эмиль Гарипов Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта

(Казан, 24 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда Арча районы газетасы хәбәр итте. "Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль...

(Казан, 24 май, "Татар-информ", "Арча хәбәрләре"). Эмиль Гарипов Бирәзәгә Сабан туена Гагарин кубогын алып кайта. Бу турыда Арча районы газетасы хәбәр итте.

"Ак Барс” хоккей командасы капкачысы Эмиль Гарипов Бирәзәдә Сабан туе үткәрәчәк, Гагарин кубогын да алып кайтачак. Бәйрәмгә шулай ук Данис Зарипов та көтелә.

"Арча хәбәрләре" газетасы бу турыда Наласа авыл җирлеге башлыгы Илфира Шакировадан сораштырган. 

"Сабан туе Казанныкы белән туры килмәсен өчен, 24 июньгә билгеләнде. Эмиль Гарипов иганәчесе булачак. Көрәш буенча абсолют батырга машина куя. Башка бүләкләр дә зурдан (суыткычлар һәм башкалар). “Ак Барс” командасы хоккейчылары, кубокны саклау өчен солдатларның да кайтуы көтелә", - дип сөйләгән Илфира Шакирова.

татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк