Логотип
Хәбәрләр

Эммануил Виторган Казан тамашачысына кызы Этель турында сөйләде

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәле кунаклары – Эммануил Виторган белән аның хатыны Ирина Виторган форум кысаларында узган иҗади очрашуда бөтен кешене бала табарга чакырды һәм җырлары...

Казан халыкара мөселман киносы фестиваленең дәрәҗәле кунаклары – Эммануил Виторган белән аның хатыны Ирина Виторган форум кысаларында узган иҗади очрашуда бөтен кешене бала табарга чакырды һәм җырлары белән видеокадрлар аша үзләренең никадәр бәхетле булуларын күрсәтте.

Иҗади очрашу Казан кинофестивале мәйданчыгында узды. Әмма ул сорау-җавап форматында бармады, ә бәлки әзер программа тәкъдим ителде. Виторганнар гаиләсе җырлар һәм нәфис сүз белән мәхәббәткә дан җырладылар.

79 яшьлек Эммануил Виторган белән аның 56 яшьлек хатынының быел февраль аенда кызлары Этель туды. Бу хакта матбугат чараларында күп язылды һәм сөйләнде.

“Этельга бүген җиде ай булды. Мин бөтенегезне, яшегезгә карамастан, бала табыгыз дип өндим. Балалар – безнең киләчәгебез. Алдагы көнебез һичшиксез яхшырак булачак. Без кызыбызны бүләк иткән язмышка рәхмәтлебез. Ул уникаль бала, ул гаҗәеп бала. Сез безне тилергән ата белән ана диярсез. Бәлки чыннан да шулайдыр”, - диде Эммануил Виторган.

“Этель чыннан да уникаль, - дип ире сүзен җөпләде Ирина Виторган. – Беренчедән ул безне бөтенләй борчымый. Ул бык тыныч һәм гел елмая. Башта ул миңа охшаган кебек иде. хәзер Эммануилга охшаганлыгы күренә. Хәтта аның бит очындагы чокыры да Эммануилныкы кебек”.

Очрашу ахырында кунакларга Казан халыкара мөселман киносы фестивале башкарма директоры Миләүшә Айтуганова рәхмәтләрен җиткерде. Эммануил Виторганга быел фестиваль кунакларына бүләк ителә торган традицион бүләкне – милли чигешле күн башмаклар, ә Ирина Виторганга милли бизәкле муенса тапшырды.

  • XIV Казан халыкара мөселман киносы фестивале быел 4 сентябрьдән 10 сентябрьгә кадәр дәвам итә.

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/07/171083/

 

Татар-Информ

Фото: Pixabay

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк