Логотип
Хәбәрләр

Җәен ничек тукланырга: 5 кагыйдә

Быелгы җәй артык эссе булып килмәде: һава торышы уртача җылы, вакытлыча яңгыр явып тора. Әмма җәй – яшелчә чагы. Бу ел фасылында өстәлдә күбрәк җиңел, яшелчә һәм җиләк-җимеш кертә торган аш-су  булуы...

Быелгы җәй артык эссе булып килмәде: һава торышы уртача җылы, вакытлыча яңгыр явып тора. Әмма җәй – яшелчә чагы. Бу ел фасылында өстәлдә күбрәк җиңел, яшелчә һәм җиләк-җимеш кертә торган аш-су  булуы хас. «Сәхнә» журналы редакциясе Сезгә җәй көне ничек рационны төзеү хакында берничә киңәш әзерләде.

Эсседән газапланмасак та, күп су эчүе ихтимал. Шуннан чыгып беренче кагыйдә: суны җитәрлек итеп эчүе мөһим. Юкка гына, кеше судан тора дип әйтмиләр, безнең мускуллар – ул 75% су. Ләкин моны да истә тотырга кирәк: йөрәк-кан тамырлары авырулары, гипертония, бөер белән бәйле проблемалар булган кешеләргә зур күләмдә су эчү зыян китерергә мөмкин.

Икенче кагыйдә: азрак калорийлы ризык ашарга тырышыгыз. Майлы ит, тортлар, коймак һәм оливье турында онытыгыз, яшелчә, җиләк-җимеш һәм сөт ризыкларын ашагыз. Әмма бу майлардан тулысынча баш тартырга кирәк дигән сүз түгел. Туклану белгечләре киләсе тәүлек рационынны тәкъдим итә: май 28 % (аларның 2/3-үсемлек майларына туры килә); 55% аксым (үсемлек һәм хайваннар аксымы 50 х 50); 17% углеводлар.

Өченче кагыйдә: туклану режимын үзгәртегез. Җәй көне салкын ел фасылларына караганда кеше иртәрәк тора, шул сәбәпле тамак та тиз ачыла. Иртәнге аш 6:00-7:00 сәгатьтән, төшке аш – 11-11.30, кичке аш – 18.00 сәгатьтән калмаска тиеш.

Дүртенче кагыйдә:  май, аксым һәм углеводлар ашау вакытын алмаштырыгыз. Әгәр  елның салкын вакытында  иртәнге ашта, гадәттә, тиз энергия бирә торган углеводлар белән туклансак, ягъни  җылы вакытта углеводлы ризыкны  төшке ашта ашау яхшырак. Яшелчә һәм җиләк-җимеш салатлары, карабодай һәм дөге – бу ашлар көн уртасында ашарга була. Мондый углеводлар бик җиңел үзләшә, аларны организмнан чыгару өчен суның зур чыгымнары таләп ителми. Ит һәм балыкны кичке ашка һәм/яки иртәнге ашка күчерергә киңәш ителә. Йоклар алдыннан ачлыкны бераз басыр өчен әчетелегән сөттән ясалган түбән майлы ризыкны ашарга ярый.

Бишенче кагыйдә: витаминнар күбрәк булсын! Су аша безнең организм кыйммәтле витаминнар һәм микроэлементларны югалтып бара (бигрәк тә С, B1, В2, B6 һәм РР витаминнарына кагыла). Нәтиҗәдә, без сүлпәнлек кичерәбез, иммунитет та зәгыйфьләнә, ә витаминнар җитәрлек дәрәҗәдә кермәскә мөмкин. Болай килеп чыкмасын өчен, сезонлы җиләк-җимешләрне һәм яшелчәне ашагыз, яңа гына алынган соклар, салкын булмаган морслар, лимонад һәм компотлар, үлән чәйләре һәм квас эчегез.

Бу кагыйдәләр Сезгә җәен сәламәт яшәү рәвеше алып барырга ярдәм итәр дип өметләнәбез!

Автор: Гөлназ Вәлиева

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк