Логотип
Хәбәрләр

Эш эзләүчеләр игътибарына

Аналитиклар  hh.ru сайтына куелган игъланнарны анализлаганнан соң, бу атнада иң югары бәяләнә торган популяр вакансияләрне ачыклаганнар. Казанда тәкъдим ителгән хезмәт хакы уртача 41 562 сумны тәшкил...

Аналитиклар  hh.ru сайтына куелган игъланнарны анализлаганнан соң, бу атнада иң югары бәяләнә торган популяр вакансияләрне ачыклаганнар. Казанда тәкъдим ителгән хезмәт хакы уртача 41 562 сумны тәшкил итә.

Иң югары хезмәт хакы тәкъдим иткән өлкәләр: төзелеш, IT, сату һәм эшчеләр. Бу өлкәләрдә 100 000 сумлык хезмәт хаклары да очрый.

Рейтингның иң югары урынында ‒ сату бүлеге җитәкчесе, хезмәт хакы 500 000 сумны тәшкил итә. Моның өчен бу өлкәдә 2 елдан артык эш тәҗрибәсе булырга тиеш.

Ә менә интернеттагы мәгълүматны бетерү буенча белгечкә 300 000 сум күләмендә хезмәт хакы тәкъдим итәләр, моның өчен инглиз телен белү һәм килешү сәләте кирәк.

Чаллы шәһәрендә яшәргә теләүчеләргә В2С проектының җитәкчесе булырга тәкъдим итәләр. Хезмәт хакы 200 000 сумга якын.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк