Логотип
Хәбәрләр

ЭССЕ ИЮЛЬ ҺӘМ КОРЫ СЕНТЯБРЬ: ТАТАРСТАНДА ҖӘЙ НИНДИ БУЛАЧАК?

Май, июнь, июль, август һәм сентябрь айларында республикада нинди һава торышы булачагын “Татар-информ” хәбәрчесе белеште. Татарстанда быел беренче тапкыр җәйге кебек җылы көн 3 нче майда булды. Респу...

Май, июнь, июль, август һәм сентябрь айларында республикада нинди һава торышы булачагын “Татар-информ” хәбәрчесе белеште.

Татарстанда быел беренче тапкыр җәйге кебек җылы көн 3 нче майда булды. Республиканың метеомәгълүматлары интерактив картасы буенча, көндезге 14:00 сәгать тирәсендә “Чүпрәле” метеостанциясендә 28,5 градус, Нурлат районының “Чулпан” метеостанциясендә – 28, ә Яшел Үзәндә 27 градус җылылык теркәлгән булган. Көндезге дүртләрдә Буа метеостанциясендә термометр баганасы 28,8 градус җылылык күрсәткән.

Язның соңгы аенда һәм киләсе җәйдә нинди һава торышы булачагы турында “Татар-информ” агентылыгына КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология, климатология һәм экология кафедрасы мөдире Юрий Переведенцевсөйләде.

Салкын һәм яңгырлы апрель

Иң башта узган айга йомгак ясыйк. Апрель аенда Татарстан башкаласында температура нормадан түбән булды. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, апрель аенда Казанда 5,5 градус норма булып санала. Ә чынлыкта исә температура 4,9 градус булган. Явым-төшемнәр нормадан ике тапкыр артты һәм 68 мм ны тәшкил итте.

Үзгәрүчән май

Россиянең Гидрометеорология үзәге мәгълүматлары буенча, май аенда Татарстанда һава температурасы нормада булачак. Уртача температура - якынча 13 градус. Көчле явым-төшемнәр көтелми. Гомумән алганда, ай дәвамында алар 36 мм тәшкил итәчәк. Республикада яшәүчеләр өчен быел беренче җылы көн 3 майда булды.

“3 майда һава торышы шактый җылы булды”. КФУ метеостанциясе мәгълүматлары буенча, шәһәр үзәгендә 25,4 градус җылылык теркәлгән, ләкин әле бу рекорд түгел. Мисал өчен, 1994 елда бу көнне шәһәрдә температура 26,1 градус җылы булды. 2010 елда 3 май көнне Казанда 26,3 градус җылылык иде. 2017 елда 1-2 майда Татарстан башкаласында һава температурасы 27 градус булды”, - дип белдерде КФУ белгече.

Аның сүзләренә, алдагы көннәрдә, салкын фронт узганнан соң, һава температурасы төшәчәк һәм климатик нормада булачак.

Автор: Наталья РЫБАКОВА, sntat.ru
Фото: Екатерина Красуцкая

Тулырак ИНТЕРТАТ сайтыннан укый аласыз

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк