«Эт өрә тора, бүре йөри тора»

Күптән түгел Иркә инстаграмында язма урнаштырды. Әлеге язма астында укучылары җырчының сабырлыгына гаҗәпләнә.
«Язның синең тормышыңда кайчан башлануын бары тик син генә хәл итәсең», – дип язган Иркә. Хәер, моның белән килешмәскә авыр. Әмма татар эстрадасында күтәрелгән шау-шу хакында җырчы һаман да тулы җавап бирмәде. Билгеле булганча, бу инстачыларны гаҗәпкә калдыра.
«Җир тетрәнеп аны сөйләп яталар, ә ул белми дә», «Без сезне шундый яратабыз. Гайбәтләрдән өстен булыгыз. Көчсез кеше, хәленнән килмәгән кешелар генә акланып халыкка чыгып аклана. Сезгә сабырлык, исәнлек, тигезлек. Тагын да зур уңышларга ирешергә язсын», «Музыка кушмый гына барысын да биетә», «Утны, суны кичкән Иркә инде ул, Ландышлар аның кисеп ташлаган тырнагына да тормыйлар», дип язалар Иркәнең укучылары.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
21 гыйнвар 2021 - 15:19
-
18 гыйнвар 2021 - 10:12
-
17 гыйнвар 2021 - 12:55
-
17 гыйнвар 2021 - 12:06
-
10 гыйнвар 2021 - 17:17
-
6 гыйнвар 2021 - 12:10
-
6 гыйнвар 2021 - 11:23
-
5 гыйнвар 2021 - 13:18
-
Минем Татарстан
-
Минем Татарстан