Логотип
Хәбәрләр

EuroSkills 2018 чемпионатында алтын медаль яулаган кызны университетка эшкә чакырганнар

EuroSkills 2018 чемпионатында алтын медаль яулаган кызны Казан инновация университетына эшкә чакырганнар. Бу хакта Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте. Будапеш...

EuroSkills 2018 чемпионатында алтын медаль яулаган кызны Казан инновация университетына эшкә чакырганнар. Бу хакта Карина Халеева «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында хәбәр итте.

Будапештта ул эшкуарлык өлкәсендә «Әйләнә-тирә мохитне саклау» темасына презентация әзерләде һәм бу аңа алтын медаль алып килде.

«Мин башта ук Будапештка бары тик беренче урынны яулар өчен генә барам дип әйттем,  ди Карина.  Әлеге җиңүдән соң Инстаграм социаль челтәрендәге сәхифәмә хәбәрләр ява башлады: берәүләр – котлый, икенчеләре бизнес буенча киңәшләр сорый».

Шушы көннәрдә аңа Казан инновация университетында эшкуарлык компетенцияләре үзәге җитәкчесе урынбасары вазифасын тәкъдим иткәннәр. Ул эшкуарлык өлкәсендә яшь белгечләр әзерләү белән шөгыльләнә алачак. Карина 15 октябрьдә эшкә керешә.

Моңа кадәр ул үз эшен ачарга, Татарстанда бизнес-тренинглар һәм коучинг белән шөгыльләнергә ниятләве хакында хәбәр иткән иде.

Хәзерге вакытта Карина Халеева В.Г.Тимирясов исемендәге Казан инновация университетында дүртенче курста белем ала. 2017 елда ул Краснодарда узган «Яшь профессионаллар» WorldSkills Russia чемпионатында беренче урынны яулады. 

Фото: архив/Александр Эшкинин
Чыганак: татар-информ
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк