Логотип
Хәбәрләр

Европадагы иң озын шугалак – Казанда

Шимбә, 1 декабрь көнне, Казанда Европадагы иң озын шугалак ачу тантанасы узачак. Озынлыгы 1 кмдан арткан шугалак Казанның Кремль Яр буенда урнашкан. Шугалак ачылу хөрмәтеннән зур бәйрәм оештырылачак....

Шимбә, 1 декабрь көнне, Казанда Европадагы иң озын шугалак ачу тантанасы узачак. Озынлыгы 1 кмдан арткан шугалак Казанның Кремль Яр буенда урнашкан.

Шугалак ачылу хөрмәтеннән зур бәйрәм оештырылачак. Кунакларны кызыклы программа көтә.  Ә татар эстрадасының йолдызлары Гөлназ Сәфәрова һәм Илсөя Бәдретдинова шугалактагы барлык утларны кабызып җибәрәчәк.

Быел шугалакта ретро атмосфера хөкем итәчәк: килгән кунаклар узган еллар ритмына кереп китә алачаклар. Бу сезон якты хатирәләр һәм совет фильмнары музыкалары, 80-нче еллар хитлары белән бизәләчәк.

Шугалак эшләренә яңалыклар кертелгән. Пенсионерлар өчен бушлай керү каралган. Аннан тыш, килүчеләр өчен бушка тренер хезмәтләре каралган. Ул тимераякта шуарга өйрәнергә теләгән барлык кешеләргә мастер-класс бирәчәк. Тренер өйрәтүләре һәр пәнҗешәмбе, җомга һәм шимбә сәгать 19.00дән 21.00 кадәр барачак.

Һәр җомга, шимбә һәм якшәмбе сәгать 18.00 дән 21.00 кадәр шугалакта ретро-аниматорлар катнашында  анимацион программа узачак. Алар килгән кунакларга ретро-дискотекалар, уеннар һ.б оештыру өстендә эшлиячәкләр.

Шугалак эш көннәрендә сәгать 16.00 дән 22.00, ялларда – 12.00 дән 22.00 кадәр эшлиячәк. Техник тәнәфес 16.00 дан 18.00 кадәр бара, ә техник тәнәфес алдыннан тимераякларны бирү 14.45 туктатыла, дип хәбәр итә Кремль Яр буе маркетинг бүлеге.

Фәнүзә Сираҗиева

Фото:kzn.ru сайтыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк