Логотип
Хәбәрләр

Фәимә Турлая Латвиянең иң яхшы хуҗабикәсе дип табылган

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Латвиянең «Чын хуҗабикә» телевизион проектында милләттәшебез Фәимә Турлая җиңү яулаган. Аңа 1000 евро күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Бу турыда Бөтендөнья тат...

(Казан, 5 апрель, «Татар-информ»). Латвиянең «Чын хуҗабикә» телевизион проектында милләттәшебез Фәимә Турлая җиңү яулаган. Аңа 1000 евро күләмендә акчалата бүләк тапшырылачак. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Бәйге барышында хатын-кызлар милли ризыклар әзерләгән, үз халкы белән таныштырган, җырлаган һәм биегән. Фәимә Турлая кунакларны токмачлы аш, өчпочмак, чәкчәк һәм өйдә әзерләнгән эремчек белән сыйлаган. 

татар-информ

Фото: tatar-congress.org

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк