Ф.Мөхәммәтшин: Татарларның туган тел өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлибез

(Казан, 18 апрель, “Татар-информ”, Надежда Гордеева). Татарстанда татар халкының туган телен өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзлиләр. Бу хакта Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин бүген “Яшь гвардиячеләр” белән очрашуда белдерде.

Очрашу “Бердәм Россия”нең Яшь гвардиясе” федераль мәгариф форумы кысаларында узды.

“Хәзер Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татар халкының туган телен өйрәнүгә ихтыяҗын канәгатьләндерү формаларын эзли. Без ата-ана телен өйрәнүне тыя алмыйбыз”, - диде Парламент җитәкчесе форумда катнашучыларның соравына җавап биреп.

“Бу мәсьәлә кала. Без федераль үзәк белән бергә хәл итү юлын эзлибез”, - дип өстәде ул.

Россия Конституциясе Федерация составындагы республикада яшәүчеләргә туган телләрен өйрәнергә рөхсәт итә, дип искәртте Фәрит Мөхәммәтшин.

“Бездә ике дәүләт теле – рус һәм татар телләре турында карар кабул ителгән. Бу аңлашыла да. Без хәзергә кадәр республика укучыларына татар һәм рус телләрен бер күләмдә өйрәттек. Рус телендә укый торган татар укучылары Бердәм дәүләт имтиханнарын югары балларга бирә”, - дип билгеләп үтте ул.

“Бүген барлык укучылар өчен атнасына ике сәгать татар теле укытыла. Татар милләтеннән булмаганнар ата-ана ризалыгы белән татар телен өйрәнергә тиеш. Әлбәттә, бу кыенлыклар тудыра һәм республикада яшәүче күпчелек татарлар арасында аңлашылмаучылык китереп чыгара. Әмма Татарстанда яшәүче рус халкы татар телен дә, инглиз телен дә белсә, көндәшлелеккә сәләтлерәк булуын аңлый башладылар. Мин рус гаиләләрендә туган һәм татар телендә сөйләшкән кешеләрне беләм. Бернинди проблема юк. Бу рус теле буенча белем алырга комачауламый”, - дип тәмамлады сүзен Татарстан Дәүләт Советы Рәисе.

татар-информ

Фото: molgvardia.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
464
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
Буа районы үз мәдәниятен тәкъдим итә
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте
16 август 2023 - 10:14
953
0
1
Яхин туган көн!
11 август 2023 - 11:02
1401
0
3
Нурзадә кияүгә чыга!
5 август 2023 - 09:24
1168
0
2
Истәлекле очрашу
4 август 2023 - 09:16
907
0
0
Спасс ярминкәсе
29 июль 2023 - 15:27
1324
0
1
Нишләтергә?
23 июль 2023 - 15:24
956
0
0
Татарча ишегалды бәйрәме!
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы