Логотип
Хәбәрләр

Фәнис Җиһанша сәхнәдән төшкән спектакль телевидение аша яңа яшәү рәвешен ала дип исәпли

Камал театры “Бармы ришвәткә дәва” спектакле белән хушлаша. Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сәхнәдән төшкән спектакль телевидение аша яңа яшәү рәвешен ала дип исәпли. Бу фикерен ул "Татар-информ"...

Камал театры “Бармы ришвәткә дәва” спектакле белән хушлаша.

Камал театры артисты Фәнис Җиһанша сәхнәдән төшкән спектакль телевидение аша яңа яшәү рәвешен ала дип исәпли. Бу фикерен ул "Татар-информ" хәбәрчесенә әйтте.

  • Камал театры Зөлфәт Хәкимнең “Бармы ришвәттән дәва?” спектакле белән хушлаша. Бүген ул соңгы тапкыр күрсәтелә. Спектакльнең режиссеры – Илгиз Зәйниев. Төп рольдә – Фәнис Җиһанша.

“Спектакльнең репертуардан төшүенә бик тыныч карыйбыз. Без һәр спектакльне соңгы чыккан кебек итеп уйныйбыз. Чөнки китеп барган артистларыбыз күз алдында тора. Бүген бар, иртәгә юк, кайчан соңгысы булганын артист үзе дә белми”, - дип фәлсәфи фикер йөртә ришвәткә каршы дару уйлап тапкан авыл укытучысы ролен башкарган Фәнис Җиһанша.

Ул спектакльнең соңгы чыгуында телевидение фондында яздырылып калуы өчен театр җитәкчелегенә һәм телевидение хезмәткәрләренә рәхмәтле. “Чөнки безнең спектакльләрне Казан тамашачысы һәм Казан кунаклары гына карый алса, яздырылгач аны бөтен дөньяда сибелеп яшәүче татарларга күрсәтү мөмкинлеге туа. Спектакль сәхнәдән төшеп яңа яшәү рәвеше ала”, - ди Татарстанның атказанган артисты.

Спектакль Камал театрында ике сезон барды. Аның премьерасы 2016 елның 7 ноябрендә булган иде.

Пьеса сюжеты буенча, эшеннән куылган химия укытучысы Сәйфи ришвәткә каршы дару уйлап таба һәм аны үзе яшәгән районда гына түгел, бөтен дөнья буйлап таратырга уйлый. Әлеге яңалык район җитәкчеләренә аяз көндә яшен суккандай тәэсир итә.

3 июль көнне Камал театры Галиәскар Камалның “Банкрот” комедиясе, алдарак Кәрим Тинчуринның “Җилкәнсезләр”е белән хушлашты.

Фото:kamalteatr.ru

Автор:Рузилә Мөхәммәтова

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк