Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Бикчәнтәев Камал театрының яңа проектлары хакында сөйләде

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театрның әйдәп баручы актрисасы – Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вә...

Камал театрының баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев һәм театрның әйдәп баручы актрисасы – Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова Мәскәүдә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә булды. Фәрит Бикчәнтәев театрның узган һәм алда торган гастрольләре, яңа проектлар хакында сөйләде. Бу хакта Вәкаләтле вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кунаклар белән ТР Премьер-министры урынбасары - Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин очрашты.

Равил Әхмәтшин быелның гыйнварында Мәскәүдә гастрольләрне уңышлы үткәргән өчен кунакларга рәхмәт белдерде. «Мәскәүлеләр сезне ярата һәм һәрвакыт түземсезлек белән көтеп ала. Биш көн дәвамында сез Мәскәү тамашачысын үз иҗатыгыз белән куандырдыгыз, биш көн буе Кече театр сәхнәсендә татар сөйләме яңгырап торды», - диде ул.

Күркәм гадәткә кергәнчә, Мәскәүгә гастрольләре вакытында камаллылар Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Вәкаләтле вәкиллегендә дә булды.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк