Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Бикчәнтәевкә Станиславский исемендәге халыкара премия тапшырылды

Кичә, 19 ноябрьдә, Мәскәүдә 23нче мәртәбә Станиславский исемендәге Халыкара премияләр тапшыру тантанасы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтә...

Кичә, 19 ноябрьдә, Мәскәүдә 23нче мәртәбә Станиславский исемендәге Халыкара премияләр тапшыру тантанасы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев бу премиягә «Режиссерлык сәнгатендә ирешкән югары уңышлары өчен» лаек булды. Шулай ук премия лауреатлары: британ кино һәм театры артисты Джуд Лоу, Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, СССРның халык артистлары Марк Захаров, Лия Ахеджакова һ.б. Әлеге тантана данлыклы театр эшлеклесе Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышланган иде. 

Камал театры үзенең тарихында әлеге дәрәҗәле премияне өченче тапкыр ала. 1979 елда премия белән актер Шәүкәт Биктимиров, драматург Туфан Миңнуллин, режиссер Марсель Сәлимҗанов «Әлдермештән Әлмәндәр» спектакле өчен, 1991 елда Россиянең һәм Татарстанның халык артисткасы Алсу Гайнуллина «Бирнәсез кыз» спектаклендәге Лариса роле өчен бүләкләнделәр.

Станиславский исемендәге Халыкара премия 1994 елда шул ук исемдәге фонд ярдәмендә оештырыла һәм ел саен театр сәнгате үсешенә зур өлеш керткән шәхесләргә тапшырыла. Лауреатларга Чехов акчарлагы сурәте һәм Станиславский факсимилесы төшерелгән мактаулы билге бүләк ителә. Хәзерге вакытта 180нән артык Россия һәм чит ил театр эшлеклеләре Станиславский исемендәге Халыкара премия лауреаты исемен йөртә.

Чыганак: kamalteatr.ru

Посмотреть эту публикацию в Instagram

ФӘРИТ БИКЧӘНТӘЕВКӘ СТАНИСЛАВСКИЙ ИСЕМЕНДӘГЕ ХАЛЫКАРА ПРЕМИЯ ТАПШЫРЫЛДЫ. Кичә, 19 ноябрьдә, Мәскәүдә 23нче мәртәбә Станиславский исемендәге Халыкара премияләр тапшыру тантанасы узды. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия тетрының баш режиссеры Фәрит Рәфкать улы Бикчәнтәев бу премиягә "Режиссерлык сәнгатендә ирешкән югары уңышлары өчен" лаек булды. Шулай ук премия лауреатлары: британ кино һәм театры артисты Джуд Лоу, Мариинский театрының сәнгать җитәкчесе Валерий Гергиев, СССРның халык артистлары Марк Захаров, Лия Ахеджакова һ.б. Әлеге тантана данлыклы театр эшлеклесе Константин Сергеевич Станиславскийның тууына 155 ел тулуга багышланган иде. #ПремияСтаниславского #камал_113_сезон #камалтеатрыняратам

Публикация от Галиәсгар Камал театры (@kamalteatr)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк