Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Фарисов татар теленә мода уятырга кирәк дип саный

Мәскәүнең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе сүзләренчә, татар телендә аралашу модага керсә, ул алга таба да үсәчәк.  Кичә Татар милли-мәдәни мохтәрияте VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларын...

Мәскәүнең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе сүзләренчә, татар телендә аралашу модага керсә, ул алга таба да үсәчәк.

 Кичә Татар милли-мәдәни мохтәрияте VIII Бөтендөнья татар яшьләре форумы кысаларында Мәскәүдән килгән татар яшьләре белән очрашу уздырды. Очрашуны Мәскәүнең милли-мәдәни мохтарияте җитәкчесе Фәрит Фарисов алып барды. Ул татар теленә мода уятырга кирәклеге турында сөйләде. Чарада “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесе дә катнашты.

Мәскәү татарлары иң элек “Татар-информ” агентлыгы хәбәчесенә фикер-теләкләрен җиткерде. “Татарстанда узучы күп кенә чаралар Мәскәүдә дә уздырылсын иде, моны оештырып була. Әйтик, массакүләм флешмобларны без шунда ук турыдан-туры трансляция аркылы Мәскәүдә уздырыр идек. Икенчедән, Мәскәүдә яшәүче татар яшьләрен мотивацияләргә кирәк. Татарстанда татар рухы бар. Мәскәү яшьләренә татар мохите җитеп бетми. Бу очракта матбугат ярдәм итә алыр иде. Ул Татарстан белән Мәскәү арасында күпер ясаячак”, - дип сөйләде делегатлар.

“Кавказ халыклары татарларга караганда үзләрен күбрәк күрсәтә. Мин Кавказ якларына баргач, бик күп әйбер белдем. Алар белән шактый тыгыз аралашканнан соң шундый нәтиҗәгә килдем: Кавказ халыкларында иң мөһим булып саналган биш фактор бар – иман, милләт рухы, тарих, мәдәният һәм тел. Алар бу сыйфатларны кумыклардан алган, ә кумыклар татарларга кардәш халык. Шуңа күрә, татарларга бердәмлек җитми. Безгә берләшергә кирәк. Илдар Фәйзуллин уйлап тапкан “TatApp” мобиль кушымтасы бердәмлекнең бер мисалы. Чечен халкы күрешкәндә дә иң элек үзенең туган авылын әйтә, ә туган авыл нәсел белән бәйләнгән. Димәк, алар нәселләрен, үзләренең нинди халык икәнен белеп яши, аларда үзаң бар”, - диде Фәрит Фарисов.

Алга таба спикер Илдар Фәйзуллин “TatApp” мобиль кушымтасының татарлар өчен әһәмиятле платформа икәнлеген аңлатты. “Ул кушымтаны хәзер үк йөкләргә мөмкин, әмма платформа ике айдан соң гына тулысынча эшли башлаячак. Анда татарлар бер-берсе белән таныша, языша алачак. Төрле мәдәни чаралар турында мәгълүмат, онлайн касса аркылы билет алып булачак. Шулай ук кушымтада татар радиоларын да тыңларга мөмкин”, - ди ул.

“Кызганыч, Мәскәү татарларының күбесе татарча сөйләшми. Әйдәгез, без дә күрешкән вакытта татар телендә өч сүз булса да әйтеп исәнләшик. Исәнме, хәлең ничек дип татар телендә әйтү авыр түгел бит. Татар теленә мода уятырга кирәк. Татар телендә аралашу модага әйләнсә, без аны алга таба да үстерәчәкбез”, - ди Фәрит Фарисов.

Мәскәүнең Татар милли-мәдәни мохтәрияте җитәкчесе сүзләренчә, Мәскәүдә мохтарият үткәргән Сабан туе иң яхшысы булган, моны белгечләр дә бәяләгән. “Быел дөньядагы иң яхшы Сабан туе Мәскәүдә узган дип беләм. Милли бәйрәмгә килгән 80-100 мең кеше җирле халык булды. Сабантуйга төрле милләт халыклары да килде. Бездәге Сабантуй мәйданының энергетикасы башка. Моны без барыбыз да ихлас күңелдән башкарабыз”, - дип билгеләп үтте Фәрит Фарисов.

Фәрит Фарисов яшьләргә мөрәҗәгать итеп: “Сез – лидерлар. Арагызда хәзер ун лидерны күрәм. Сезнең тирәгездә кешеләр җыелырга тиеш. Моның өчен без булышачакбыз. Күрешкәндә, өч татар сүзен әйтергә онытмагыз. Безгә танышулар клубын оештырырга кирәк. Бу – иң беренче бурычыбыз. Форматын уйлап табыгыз. Моның өчен урын бар”, - диде ул.

Мохтарият җитәкчесе “Эхо Москвы” радиосында татар тапшыруы чыгачагын әйтте.Яшьләргә ул идеяләрен җиткерергә кушты. “Сез тәкъдимнәрегезне әйтергә тиеш. Бу тапшыруны татар телендә нинди формада күрә алыр идегез? Бәлки, кемнеңдер катнашасы да килер. Сез Татарстанга болай гына карарга килмәдегез. Сез Татарстаннан үрнәк алып, үзегездәге мохитне булдыра алганча яхшыртырга тиешсез”, - дип йомгаклады ул сүзен.

Мәскәү татарлары яшьләре белән очрашу күмәк фотога төшү белән тәмамланды.


Зилә Мөбәрәкшина

Фото: Александр Эшкинин

 

татар-информ

Бу хакта тулырак: https://tatar-inform.tatar/news/2018/08/06/169188/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк