Фәрит – Кытайда, Ландыш – Роддомда!
Бүген барыбызның да яраткан кызчыгы, Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың мәхәббәт җимеше Ләйләнең туган көне икән. Бу кызны яратмаган бер генә кеше дә юктыр. Үзенең табигый матурлыгы, осталыгы бе...
Бүген барыбызның да яраткан кызчыгы, Фәрит Таишев һәм Ландыш Нигъмәтҗанованың мәхәббәт җимеше Ләйләнең туган көне икән. Бу кызны яратмаган бер генә кеше дә юктыр. Үзенең табигый матурлыгы, осталыгы белән һәркемне сокландыра ул. «Сәхнә» журналы редакциясе Ләйләне туган көне белән котлый, ә кызчыкның күкрәм әнисе Ландыш Нигъмәтҗанова үзенең икенче тапкыр әни булган көнен болай искә ала:
«Ләйлүш туганда ук кызык туды безнең... 4 март көнне мин Фәритне Кытайга озатырга дип аэропортка килдем (3 көнгә китте Фәрит) саубуллаштык, кире каршы алырга киләм дидем, киттем мин, рульдә, әни белән шалтыратыштык (Фәритнең әнисе) кунакка барабыз 6-сы дип сөйләштек, кайтып җиттем өйгә, йөрим, «что-то не то». Шалтыраттым врачыма, кил ди, әзерләнеп йөри башладым, үзем уйлыйм, хәзер машина белән барсам урын таба алмам дип. Чакырдым әтине, киттем, аңа бернәрсә дә әйтмим, күренергә генә барам дим, килдем, карадылар, хәзер табасың диләр, әтигә әйттек, әти агарынып кайтып китте.
Шул вакыт Фәрит Мәскәү аша очкан вакыт, мин яздым: «мин роддомда» дип. Кергәнче, документларны тутырганчы, Фәрит шалтырата: «ничек инде?» дип. Килдем, тапкач шалтыратырмын дидем... Тиз булды... Таптым, телефон бирделәр, шалтыраттым! Фәрит шулай итеп Кытайга киткәнче үк, Мәскәү аэропортында белде «йәйә» туганын. Менә шулай Ләйлә туды да инде безнең (17 мартта туарга тиеш иде)».
Автор: А.Галимова
Фото: Инстаграм @landyshnigmatjanova
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
-
Тукай премиясенә кемнәр лаек яки премиягә кандидатлар турындагы матбугат конференциясендә 2025 ел кандидатлары турында сөйләшмәү
-
Камал театрының яңа бинасында «Камал кичләре» узды
-
«Төзәтмәгән әйбер өстендә яңа нигез тудырып булмый». Түбән Кама театрының баш режиссёры Лилия Әхмәтова «Борһан йорты» спектаклен икенче тапкыр куя
-
Чаллы театры актрисасы Чулпан Арсланова Татарстанның атказанган артисты исеменә лаек булды!
-
«Слушай мои позывные», «Просто жить»: Ватанны саклаучылар елы һәм Бөек Җиңүнең 80 еллыгына Казан Яшь тамашачы театрында тагын нинди премьералар көтелә?
-
Сәйдәшев исемендәге концерт залында Чайковский һәм Штраус көйләре яңгырады!
-
Миләүшә Хәйруллина: «Кызыл юлдан»
Комментарий юк