Фәрит Мөхәммәтшин Кемероводагы фаҗига сәбәпле кайгы уртаклашты
(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗига булу сәбәпле, Кемерово өлкәсе халкының кайгысын уртаклаш...
(Казан, 27 март, “Татар-информ”). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендәге фаҗига булу сәбәпле, Кемерово өлкәсе халкының кайгысын уртаклашты. Бу хакта республика парламенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
“Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә булган фаҗига безнең йөрәкләргә кайгы авазы булып килеп керде. Һәлак булучыларның һәм зыян күрүчеләрнең туганнарына һәм якыннарына кайгы уртаклашу һәм хәсрәтегезне бүлешү сүзләрен җиткерүегезне сорыйм. Без сезнең белән бергә кайгырабыз”, - диелгән республика депутатлар корпусы исеменнән Кемерово өлкәсе халык депутатлары советы рәисе Алексей Синицын адресына юлланган телеграммада.
Алдан “Татар-информ” “Зимняя вишня” сәүдә-күңел ачу үзәгендә янгын чыгуын, анда кимендә 64 кеше һәлак булуын җиткергән иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
-
Татарстан Язучылар берлегендә «Әдәби галәм» лекцияләр циклына старт бирелде
-
Кәрим Тинчурин театрында «Бәхет хакы» спектакле куелды!
-
XVII Нәүрүз Халыкара театр фестиваленә санаулы көннәр калды
-
Кариев театрында «Позывной Татарин» спектакле премьерасы көтелә.
-
Борһан йорты этләргә калдымы? Борһан йорты спектакле режиссёры Лилия Әхмәтова белән әңгәмәне июнь санында көтегез
-
Рудольф Нуриев исемендәге Халыкара классик балет фестивалендә Гедиминас Таранда Казанның матурлыгына соклануын яшермәде
-
«Чулпан» мәдәният үзәгендә «Ак калфак» оешмасы концерты узды
-
«Нина и хлебные карточки»: укучыларны уйга калдырган премьера
Комментарий юк