Логотип
Хәбәрләр

Фәрит Низамиев җырчы Чулпан Йосыповага өйләнә, Раяз Фасыйхов Ландыш Нигъмәтҗанова белән очрашып йөри – «Театраль солянка» дан репортаж

Халык күп җыелган, зал шыгрым. Гадәти концертка караганда, мондый шоу күпкә кызыграк. Бер сәхнәдә унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, бик күңелле булды. Хит җырлар, биюләр, цирк номерлары,...

Халык күп җыелган, зал шыгрым. Гадәти концертка караганда, мондый шоу күпкә кызыграк. Бер сәхнәдә унбишләп җырчының чыгышын карап кайту, әлбәттә, бик күңелле булды. Хит җырлар, биюләр, цирк номерлары, спектакль. 

Театраль солянка проекты быел дүртенче спектаклен тәкъдим итә. Ләкин монысы аеруча уңышлы узды, чөнки билдән түбән мәзәкләр булмады. Гадәттә, җырлы-музыкаль комедияләр тозсыз һәм оятсыз сүзләрдән башка узмый иде. «Биш миллион биш йөз сум» мюзиклында тормышчан ситуацияләр белән беррәттән сәяси һәм социаль мәсьәләләр дә күтәрелде. Барысы да, билгеле, җыр һәм юмор белән үрелеп барды. Нигезенә көндәлек тормыш хәлләре салынган. Театраль солянканың сценаристы - «Татар радиосының» алып баручысы Рамил Шәрәфиев, режиссеры - Татарстанның атказанган артисты Гөлназ Сәфәрова. Яшь булуына да карамастан, Рамил алтын урталыкны таба белгән. Нәтиҗәдә, залда утыручылар көлде дә, уйланып һәм бераз моңсуланып та алды. 

Дәвамы...

Автор: Ләйлә ХӘКИМОВА
Фото: Салават Камалетдинов
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк