Логотип
Хәбәрләр

Ф.Яруллин һәр әсәрен йөрәге аша уздырып язды, дип искә алалар

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа кебек кешеләр турында телевидениедә тапшырулар эшләргә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Әкият курчак...

(Казан, 10 февраль, “Татар-информ”, Мөршидә Кыямова). Фәнис Яруллинның хатыны Нурсөя апа кебек кешеләр турында телевидениедә тапшырулар эшләргә кирәк. Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә “Әкият курчак театрының директоры Роза Яппарова хәбәр итте.

“Фәнис Яруллин - ул рус әдәбиятындагы Павел Корчагин кебек, дигән доклад язганымны хәтерлим, - ди Роза Яппарова. – “Җилкәнемне җилләр еккач”, - дип атала иде ул чыгышым. Фәнис абый - миңа якын кеше. Кызылъяр авылыда минем бабам председатель булып эшләгән. Туганнарым ул авылны бик яхшы белә. Фәнис Яруллин - зур шәхес. Нәрсә язса да, йөрәктән уздырып язды. Йөрәктән язган гына йөрәккә барып җитә. Мин аның әсәрләрен мәктәп яшеннән үк яратып укый идем. Фәнис абый белән бер йортта тора идек. Тормыш якташларны гел шулай очраштырып тора. Нурсөя апа алдында баш иям.

Андый хатын-кызлар меңгә бер туа торгандыр. Гомерен ул тулаем Фәнис Яруллинга багышлады. Ә андый кешеләр тормышта бик кирәк. Андыйлардан без үрнәк алырга тиеш. Үсеп килүче буынга нәкъ менә шундый шәхесләр өлге булып тора. Телевидениедә андый кешеләр турында тапшырулар эшләргә кирәк. Фәнис Яруллинның 80 еллыгын шулай зурлап үткәрүчеләргә рәхмәт! Яшерен-батырын түгел, хәзерге вакытта талантлы кешеләргә дә игътибар җитми. Бәйрәмгә Фәнис абыйны хөрмәт иткән, аның иҗатын яратучылар җыелган иде. Киләчәктә дә якташлары да, татар халкы да шагыйрьне онытмас, дип уйлым”.

Исегезгә төшереп узабыз: 9 февральдә Г.Тукай исемендәге филармониянең концерт залында Ф.Яруллинның 80 еллыгына багышланган әдәби-музыкаль кичә узды. Бәйрәмдә Нурсөя Яруллинага Татарстанның “Фидакарь хезмәте өчен” медале тапшырылды.

татар-информ

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк