Логотип
Хәбәрләр

Фәнис Яруллин музее турында

Музейда төрле язучыларның иҗат кичәләре оештырыла

Казан шәһәре Яңа Савин районының 103 нче мәктәбендә Татарстан Республикасы халык шагыйре Фәнис Гатаулла улы Яруллин музее бар. Фәнис абый белән 103 нче мәктәп арасында дуслык күп еллар дәвам иткән. Әдип үзе дә, мәктәп укучылары һәм укытучылары белән бик теләп аралашты. Шагыйрь исән вакытта нинди музей? Безнең уйлавыбызча: кешене, бигрәк тә әдипне, исән вакытта зурларга кирәк. Кадерле икәнен белеп, күреп калсын. Музей оештыруның максатлары: 1. Татарстанның халык шагыйре, милләтебезнең яраткан әдибе Фәнис Гатаулла улы Яруллинның исемен мәңгеләштерү; 2. 103 нче мәктәп базасында Фәнис Яруллин исемендәге республика фәнни – гамәли конференцияләр уздыру; 3. Фәнис Яруллинның туган көн кичәләрен үткәрү; Музей экспозициясе түбәндәге бүлекләрдән тора:
1. Шагыйрьнең яшьлеге, тормыш юлы.
2. Әдипнең иҗаты.
3 Дәүләт бүләкләре белән бүләкләнүе.
4. Яруллиннар гаиләсе.
5. “Яралы язмышлар” китабы эзеннән.
а) Миннегөл Рафикова – татарның Тереза – анасы.
б) Америкага сәяхәте.
в) Дөнья буйлап сибелгән энҗеләр. (Чит илгә уллыкка, кызлыкка алынган балалар)

Музейда 500 дән артык экспонат бар. Аларның һәрберсе Фәнис Яруллин белән бәйле – аның тормышы һәм иҗаты турында сөйлиләр. Бигрәк тә безнең өчен иң кыйммәтле һәм иң кадерле экспонатлар булып Фәнис абыйның кулъязма шигырьләре һәм “Үч итеп” хикәясе, үз автографын куеп биргән китаплары, кигән киемнәре, язган каләмнәре, басу машинкасы,
кулланган җиһазлары санала.

 

Әдәбият өлкәсендә сәләтле балаларны барлау; укучыларда фәнни - эзләнү, тикшеренү күнекмәләре формалаштыру; татар шагыйрьләренең иҗатын өйрәнү һәм пропагандалау; укучыларда Фәнис Яруллин иҗатына һәм татар әдәбиятына мәхәббәт, милли үзаң тәрбияләү максатыннан,Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллин исемендәге
укучыларның һәм укытучыларның республикакүләм фәнни-гамәли конференциясе үтә. Ике елга бер тапкыр укучылар һәм укытучылар көче белән язылган хезмәтләр нигезендә фәнни-гамәли конференция уздыру матур традициягә әйләнде. Моннан тыш, шагыйрьнең тантаналы юбилей кичәләре һәрвакыт үткәрелеп барыла. Фәнис абыйның якты истәлеген саклау
кысаларында мәктәп музеенда экскурсияләр оештырыла. Мәктәпләрдән, балалар бакчаларыннан килүчеләр өчен төрле тематикага сценарийлар әзерләнә.

Музейда төрле язучыларның иҗат кичәләре оештырыла. Аны якыннан белгән кешеләр белән шигырьләрен укып, әсәрләрен искә төшереп, матур итеп аралашу кичәләре уздырабыз.
Язучының кайсы гына әсәрен алсаң да, теләсә нинди темага кызыклы чара уздырырлык. Уку елы барышында сәнгатьле шигырь укучылар бәйгесе, ”Җырлыйк,әле!” дип исемләнгән җыр фестивале үтә, язучы әсәрләреннән сәхнәләштерелгән күренешләр тәкъдим ителә. Музейда ачык дәресләр,әдәби укулар уздырыла. Язучылар һәм сәхнә осталары белән җылы очрашулар, төрле кызыклы чаралар була. Укучылар тарафыннан эшләнгән, әдипнең әсәрләренә кагылышлы геройлар күргәзмәсе оештырыла. Фәнис Гатаулла улы Яруллин музеена рәхим итегез!


Зиатдинова Нәфисә Вәлиәхмәт кызы, Яңа Савин районы “103 нче
рус-татар гомуми белем мәктәбе”нең милли эшләре буенча
директор урынбасары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк