Логотип
Хәбәрләр

Фасыйховлар гаиләсендә сөенечле вакыйга!

«Мин Люциягә беренче күрүдә үк үлә-бетеп гашыйк булдым. Үземә каратырга шактый тырышырга туры килде ‒ ул бик җитди һәм аралашырга атлыгып тормый иде. Без аның белән пазллар төсле бер-беребезгә туры да килдек...»

«Мин Люциягә беренче күрүдә үк үлә-бетеп гашыйк булдым. Үземә каратырга шактый тырышырга туры килде ‒ ул бик җитди һәм аралашырга атлыгып тормый иде. Без аның белән пазллар төсле бер-беребезгә туры да килдек. Ул миңа караганда күпкә зирәгрәк, акыллырак кеше. Бүгенге көнгәчә очрашып йөри башлагандагы төсле яратам мин аны. Көнләшәм дә әле! Аның тарафыннан бераз битарафлык сизә башласам, шалтыратмаган төсле тоелса, күңелгә шундук корт керә», ‒ дип сөйләгән иде популяр җырчы Раяз Фасыйхов «Сәхнә» журналына биргән интервьюсында.

Чыннан да, мәхәббәт булгач шундый булсын инде ул, еллар узган саен ныгысын һәм чәчәк атсын! Бүген исә Раяз Фасыйховның сөекле хатынына көчле мәхәббәтен аңлату өчен тагын бер күркәм сәбәп бар ‒ Люция Фасыйхованың туган көне! «Яратам сине, әнисе! Туган көнең белән! Спасибо за день, спасибо за ночь, спасибо за сына и за дочь!» ‒ дип рәхмәт сүзләрен белдерә артист.

Туган көн котлауларына без дә кушылабыз. Люция ханыма нык сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк