Логотип
Хәбәрләр

Фазлыевлар: «Артистлык эше тукталса да, бизнесыбыз гөрләп бара»

«Интертат»та чыккан интервьюдан өзек.

«Без төшенкелеккә бирелмибез. Артистлык эше тукталса да, икенче эшебез – бизнесыбыз гөрләп бара. Акча кертеп торабыз. Бөтен кеше үзизоляциядә булгач, интернет аша заказ бирүчеләр күбәйде. Өйдә торгач, кеше йорт мәшәкатьләре белән мәшгуль, көнкүреш химиясе алалар. Сәламәтлекләрен дә кайгырта башлады халык. Ябыгу препаратлары, витаминнарга заказларыбыз күп. Элегрәк башка артистлар: «Әллә ни белән шөгыльләнеп ятасыз сез», – дип бездән көлә торганнар иде. Бу карантин вакытында: «Сез акыллырак булып чыктыгыз бит, хәзер аңладык», – дип язалар. 

Шулай да концертларыбызның, бигрәк тә Казанда үтәселәренең язмышы борчый. Тамашачыларыбызны, залдагы җылы энергетиканы бик сагындык».

Бу хакта тулырак: Интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк