Логотип
Хәбәрләр

Фестивальгә чит ил кунаклары, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, республика җитәкчелеге чакырулы.

 Иртәгә, 13 июльдә, Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу хакта Азнакай районының рәсми сайтында хәбәр ителә. Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда төрки...

 Иртәгә, 13 июльдә, Азнакай районында “Чатыр тауда җыен” дип исемләнгән халык иҗаты фестивале үткәрелә. Бу хакта Азнакай районының рәсми сайтында хәбәр ителә.

Бәйрәм 10.00 сәгатьтә Чатыр тауда төрки халыклар фольклор коллективлары чыгышы белән ачыла.

11.00 сәгатьтә җыен кунаклары “Чатыр тау җиле” дигән сәхнәләштерелгән тамаша карый алачак.

Фестивальдә төрки халыкларның көнкүрешен чагылдырган “Чәкчәк аланы", "Сөлге аланы" һәм “Халыклар дуслыгы” урамы оештырыла. Җыенда шулай ук төрле милләтләрнең йорт ихаталары күренешләре, күргәзмәләр, кул эшләре һәм милли ризыклар ярминкәсе булачак. Программага халык уеннары, осталык дәресләре уздыру да кергән.

“Чатыр тауда җыен” фестиваленә чит ил кунаклары, илнең төрле төбәкләреннән вәкилләр, республика җитәкчелеге чакырулы. 

Концертта Башкортстан Республикасы һәм Татарстан районнары үзешчән сәнгать коллективлары чыгыш ясаячак. 

Чатыр тау җыены 17.00 сәгатьтә Татарстанның “Сорнай” һәм “Риваять” фольклор ансамбьләре чыгышы белән тәмамланачак.

  • Чатыр тау – Азнакай районының "визит карточкасы". Татарстанның иң биек ноктасы буелган бу тауда төрки халыкларның “Чатыр тауда җыен” халык иҗаты фестивале Азнакай муниципаль районы тарафыннан үткәрелеп килә. Быел ул 8 нче тапкыр уздырыла. Чатыр тау җыены – Азнакай һәм күрше-тирә районы халыкларының яраткан бәйрәме. Узган ел фестивальдә беренче тапкыр Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясе советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да катнашты.

Фото: aznakayevo.tatarstan.ru/архив

Татар-Информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк