Февральдә мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр циклы башлана

(Казан, 2 февраль, «Татар-информ»). РФ Мәгариф һәм фән министрлыгы 8 февральдә «Проектория» порталы белән берлектә мәктәп укучылары өчен ачык дәресләр циклын башлап җибәрә. Бу хакта ТАСС агентлыгы министрлыкның матбугат хезмәтенә сылтама ясап хәбәр итә.

«Владимир Путин белән Бөтенроссия ачык дәресенең дәвамы буларак (ул 2017 елның 1 сентябрендә узды һәм аны 10 миллионга якын кеше карады) «Проектория» порталы һәм Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы өлкән сыйныф укучылары өчен һөнәри навигация буенча яңа дәресләр циклына старт бирә. Цикл 8 февраль көнне 10.00 сәгатьтә «Ризык турында ниләр беләсең» дигән дәрес белән башлана», – дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.

Дәрес кысаларында галимнәр, югары уку йорты ректорлары һәм эшкуарлар иртәгә нинди һөнәрләргә ихтыяҗ зур булачагы, кайсылары, киресенчә, хезмәт базарыннан юкка чыгачагы, карьера ясар өчен нәрсәләрне белергә кирәклеге хакында сөйләячәк.

татар-информ

Фото: Михаил Захаров

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Ошый
267
0
0
Комментарийлар (0)
Cимвол калды:
«Юл кырыенда ята» – Хәмдүнә Тимергалиева кайда җирләнгән
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы
  • Казнага Кагылма
  • Казнага Кагылма
21 сентябрь 2020 - 14:41
202
0
1
Без яраткан Шарапҗан
21 сентябрь 2020 - 13:06
299
0
4
«Кеше күрмәсә ярар иде моны...»
19 сентябрь 2020 - 15:46
358
0
2
Спорт – ул кәеф
16 сентябрь 2020 - 13:55
1066
0
1
Алсу Фазлыева өченче бәби көтә?
Реклама
FIFA җанатарлары фестиваленнән фоторепортаж
ARTS BILER FORUM
«Без - Тукай оныклары» төбәкара чатырлы ял аланы (фоторепортаж)
«Сәләт» оешмасының чишмә башы