Логотип
Хәбәрләр

Фидан Гафаров хатын-кызны кулда тотарга өйрәтә

Татар дәүләт филармония залында «Адәм белән Һава»ның икенче концерт программасы узды. Иң ахырдан, тамашачы көтеп алган кунак  - Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров...

Татар дәүләт филармония залында «Адәм белән Һава»ның икенче концерт программасы узды.

Иң ахырдан, тамашачы көтеп алган кунак  - Башкортстанның, Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Фидан Гафаров чыкты. Ләйлә Дәүләтова белән концертлар куеп йөргән Фидан Гафаров берникадәр вакыт бергә эшләүдән тукталып торганнар иде. Фидан Гафаров моның сәбәпләренең берсе яңа спектакльләр, яңа рольләр белән эшләргә туры килгәнлектән, вакыт булмау икәнен әйтте.

«Татарстан халкы белән тагын очрашасы килеп китте», – дигән сүзләре белән ул Татарстан районнарын, аның халкын сагынып килгәнен белдерде. Ләйлә белән Фидан, кабат тамашачыларны сөендереп, «Хатын-кызны ничек кулда тотарга?» дип исемләнгән юмористик театраль шоу әзерләгәннәр. «Хәзерге яшьләр мәхәббәтсез, баю ниятләре белән өйләнешәләр, андый никах озакка бармый, балалар туса, алар хәсрәтле була, шуңа күрә мәхәббәт нигезендә өйләнешергә кирәк. Бу бик зур мәгънәгә ия концерт программасы», – диде Ләйлә Дәүләтова белән башлаган яңа проектлары турында Фидан Гафаров.

Автор: Гөлия ХӘСБИУЛЛИНА
Фото: Салават Камалетдинов

интертат

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк