Логотип
Хәбәрләр

Алинә Заһитова Япониядә дөнья рекордын яңартты

Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, Россия фигурачысы Алинә Заһитова Сайтамада Japan Open команда турнирында ирекле программа буенча дөнья рекордын яңартты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә. Европа командасы...

Олимпия чемпионы, Европа чемпионы, Россия фигурачысы Алинә Заһитова Сайтамада Japan Open команда турнирында ирекле программа буенча дөнья рекордын яңартты. Бу турыда ТАСС хәбәр итә.

Европа командасы өчен чыгыш ясаган 16 яшьлек фигуралы шуучы ирекле программа өчен 159,18 балл җыйды.
.

  • Japan Open — команда турниры, анда фигуралы шуучылар ялгыз ирекле программа күрсәтәләр.

Турнирда Япония командасы җиңде, спортчы 621,91 балл җыйган, икенче урында – Европа командасы (558,14), өченче — Төньяк Америки (516,45).

татар-информ

Фото: соцсети

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк