Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров ил гизә!

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров шатлыклы вакыйга белән уртаклаша – Каһировлар гаиләсе беренче тапкыр барган диңгез сәяхәтеннән кайтуы хакында хәбәр итә. Җырчы гаиләсе Европа буйлап 3 илн...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров шатлыклы вакыйга белән уртаклаша – Каһировлар гаиләсе беренче тапкыр барган диңгез сәяхәтеннән кайтуы хакында хәбәр итә. Җырчы гаиләсе Европа буйлап 3 илне әйләнеп кайткан, 8 көнлек сәфәр дәвамында бәхетле гаилә Италия, Испания, Франция шәһәрләре буйлап круиз лайнерында сәяхәт кылган.

Инстаграмда Эльмира Каһирова сәяхәттән алган хис-кичерешләре белән уртаклаша. Эльмира видеода сәфәр дәвамында балаларның кәефләре яхшы булуы хакында сөйли һәм диңгез сәяхәтенең өстенлекле яклары белән таныштыра.

Каһировлар гаиләсе һәркемгә үз гомерендә бер мәртәбә булса да мондый сәяхәткә чыгарга киңәш итә.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @kagirov.filyus

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк