Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһиров сәхнәдән китә!

«Мин арыдым... Мин китәм... Артык талантлы булу һәм татар эстрадасын үз җилкәңдә алып бару авыр…» Бу сүзләр белән Филүс Каһиров үзенең 2020 елгы концерт программасын башлап җибәрә. Татар эстрадасы кү...

«Мин арыдым... Мин китәм... Артык талантлы булу һәм татар эстрадасын үз җилкәңдә алып бару авыр…»

Бу сүзләр белән Филүс Каһиров үзенең 2020 елгы концерт программасын башлап җибәрә. Татар эстрадасы күгендә Филүс Каһиров йолдызы әле чагыштырмача күптән түгел кабынды. Бүгенге көндә артистның иҗади эшчәнлеген әле чәчәк аткан чоры, дип бәяләргә мөмкин. Нәрсә булган? Барысы да яхшы иде бит.

Бу яңалык белән тамашачыларының котын алган Филүскә Инстаграм тасмасында дистәләгән комментарий яңгырый: «Нәрсә булды? Күз дә тиядер, сезнең тавыш искитмәле, Илһам Шакировтан соң татар җырын матур, җиренә җиткереп җырлаган җырчы сез, сезгә исәнлек-саулык телибез, иҗади уңышлар», «Син алай халыкны безне китмә инде, халкың сине искиткеч ярата хөрмәт итә, син талант иясе, Илһам Шакиров кебек татар эстрадасының падишахы, әле тагын андыйлар булырмы икән – икеле...», Китмә син, китмә, үпкәләмә! Зарланма, зинһар, халыкны хафага салма инде! Сез бит юл башында гына әлегә! Хәерле сәфэр сезгә, халкыңа хезмттә!» һ.б.

Кыскасы, бу сүзләрнең дөресме-ялганмы икәнен тамашачылар артистның 2020 нче елгы яңа концертлар сезонында беләчәк. Әлегә бу сер булып кала.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @kagirov.filyus

Посмотреть эту публикацию в Instagram

?"Мин ардым.. Мин китәм.. Артык талантлы булу һәм татар эстрадасын үз җилкәңдә алып бару авыр.."? ⠀ ➡ Мондый сүзләр белән Филүс Каһиров @kagirov.filyus үзенең 2020 елгы концерт программасын башлап җибәрә. Нәрсә булган? Барысы да яхшы иде бит.. ⠀ ➖ 4 февраль Мәләвез; ⠀ ➖ 5 февраль КыргызМиякә; ⠀ ➖ 7 февраль Югары Ярки; ⠀ ➖ 8 февраль Дүртөйле; ⠀ ➖ 9 февраль Нефтекамск; ⠀ ➖ 11 февраль Октябрьский; ⠀ ➖ 12 февраль Туймазы; ⠀ ➖ 8 март Мәскәү (Измайлово); ⠀ ➖ 10, 11 март Казан (Филармония); ⠀ ❗ТИЗДӘН БИЛЕТЛАР САТУГА ЧЫГАЧАК❗

Публикация от Кагиров Филюс (@kagirov.filyus)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк