Логотип
Хәбәрләр

Филүс Каһировка: «Дәрәҗәгезне төшермәгез!»

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевләргә алмашка килгән бердәнбер артист. Бу минем сүз түгел, бу тамашачылар сүзе! Әйе, Филүс Каһировның җыр осталыгына, Һодай...

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһиров – Илһам Шакиров, Хәйдәр Бигичевләргә алмашка килгән бердәнбер артист. Бу минем сүз түгел, бу тамашачылар сүзе! Әйе, Филүс Каһировның җыр осталыгына, Һодай биргән сәләтенә сокланмый мөмкин түгел.

Ләйлә Дәүләүтова алып баруындагы «Адәм белән Һава» тапшыруында Филүс Каһировның тагын бер сәләте ачыкланды, ул әле танылган шәхесләребезгә пародия дә ясый икән. Инстаграм тасмасына урнаштырган интервьюдан өзектә Филүс бөек җырчыбыз Илһам Шакиров һәм Айдар Галимов тавышлары белән җырлап күрсәтә. Әйтергә кирәк, чыганак тавыштан әллә ни аерма юк. Җырчының кайбер концертларында Салават Фәтхетдиновка да мондый «дәрәҗә» тия. Молодец, Филүс, талантлы кеше һәр яктан да талантлы була.

Җырчының тагын бер осталыгы халыкта соклану уятса да, тамашачылар аңа пародия ясап «дәрәҗәсен төшермәскә» киңәш итә. Шуңай күрә, җырчының бу сәләте бары тик сәхнә артында гына калсын дигән теләктә калалар.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @kagirov.filyus

Посмотреть эту публикацию в Instagram

?ФИЛҮС КАҺИРОВ ЯРАТКАН ҖЫРЫН ИЛҺАМ ШАКИРОВ ҺӘМ АЙДАР ГАЛИМОВ ТАВЫШЫ БЕЛӘН БАШКАРДЫ? ⠀ ?Күптән түгел ТНВдагы "АДӘМ БЕЛӘН ҺАВА" тапшыруы Филүс Каһировлар гаиләсен кабатлап күрсәтте. Анда Филүс Ләйлә Дәүләтовага пародиягә осталыгын күрсәтеп, иң яраткан җырын мәшһүр татар җырчысы Илһам Шакиров һәм халык артисты Айдар Галимов булып башкара һәм бераз аларча сөйләп тә бирә?? ⠀ ➡ Татар Тудей / Татар Бүген @TATAR_TODAY порталына Филүс Каһиров пародия юнәлеш дәвам итмиячәген, ә сәхнә артында гына күрсәтүен әйткән иде⤵️ ⠀ – Син әле Салават, Айдар турында сөйләшкәндә, аларча әйтеп, пародия эшләп тә куйдың, нигә концертларыңда осталыгыңны кулланмыйсың? ⠀ – Сирәк кенә булды ул. Рөстәм Закиров әйтмешли, без сәхнә арты пародистлары гына инде. Гомумән, Салават абыйның сүзләрен аның тавышы белән җиткерсәң кызыграк. Дуслар белән сөйләшеп торганда гел проблемалар гына булмый бит инде. Аны күпме сөйләсәң дә үзеңә хәл итәсе. Күңелләрен күтәрәсе килә бит. Шунда Салават абый тавышы белән берәр сүз әйтеп куясың да, күңелләр күтәрелеп китә. ⠀ – Пародия белән чыгарга җыенасыңмы? ⠀ – Юк, туры килгәндә, сорасалар гына… ⠀ – Синең ишетү, тоемлау көчле инде? ⠀ – Көчле дип…Үз-үзеңне мактап утырып булмый бит инде. ⠀ – Тора-бара үзеннән үзе кабатлый башлыйсыңмы? ⠀ – Әйе, һәркемнең үзенең тавышы, үзенчәлеге бар сөйләшүдә, кыяфәттә, йөрешендә. Шуннан үзеннән-үзе килеп чыга инде. Минем балачакта яраткан фильм “Маска”, Джим Кэрри катнашуында иде. Клубка, дискотекага бараганда, миңа шул чакта ук маска кебек кыланырга кирәк иде. Кеше көлдерү өчен. ⠀ ☝КЕМНӘРГӘ ФИЛҮС КАҺИРОВНЫҢ ПАРОДИЯСЕ ОШАДЫ ➕ КУЯ АЛАСЫЗ. ОШАДЫМЫ, КҮРДЕГЕЗМЕ❓ ⠀

Публикация от Кагиров Филюс (@kagirov.filyus)

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк