Логотип
Хәбәрләр

Филипп Киркоров халыкны алдый

Филипп Киркоров үзенең тамашачыларын алдаган икән. Ничек дисезме, бу ялган ул төшкән реклама белән бәйле. Реклама турында законны бозучы, әлбәттә, Филипп Киркоров үзе түгел, ә Johnson & Johnson компа...

Филипп Киркоров үзенең тамашачыларын алдаган икән. Ничек дисезме, бу ялган ул төшкән реклама белән бәйле.

Реклама турында законны бозучы, әлбәттә, Филипп Киркоров үзе түгел, ә Johnson & Johnson компаниясе. Антимонопль компания фикеренчә, артист товарларны чагыштырганда, рекламалана торганы турында арттырыбрак сөйләгән икән.

Филипп Киркоров төшкән рекламада тамак авыртуыннан дару күрсәтелә, ул экраннарга 2018 елның октябрендә чыкты. Рекламада Филипп Киркоров даруны сиптерүгә тамак авыртуы бетә ди, ә бу дөреслеккә туры килми икән.

Компанияне җаваплылыкка тартканнар, административ хокук бозу турында эш кузгатылган. Филипп Киркоров үзе бу хакта бернинди дә фикер әйтмәде.

Автор: Г.Хәлиуллина

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк