Логотип
Хәбәрләр

Филипп Киркоровның кызы ‒ модель

Филипп Киркоровның кызы Алла-Виктория ел саен Mercedes-Benz компаниясе тарафыннан Мәскәүдә оештырыла торган мода күрсәтүдә катнашкан. Подиумга ул алсу төстәге ташлар белән бизәлгән затлы күлмәктән чыг...

Филипп Киркоровның кызы Алла-Виктория ел саен Mercedes-Benz компаниясе тарафыннан Мәскәүдә оештырыла торган мода күрсәтүдә катнашкан. Подиумга ул алсу төстәге ташлар белән бизәлгән затлы күлмәктән чыга. Чәчләре өскә өеп куелган.

Филипп үзе: «Без кичергән онытылмаслык эмоцияләр өчен барыгызга да рәхмәт!», ‒ дип яза. Комментарийларның күбесендә ата белән кыз арасында булган охшашлык турында язылган. 26 ноябрьдә җырчының кызына 7 яшь тула.

Автор: Гөлшат Хәлиуллина

Фото: @fkirkorov

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк