Фин татары Ильяс Кадер: Татар теленең киләчәге - яшьләр кулында

(Казан, 25 апрель, “Татар-информ”, Ләйлә Хәкимова). Татар теле һәм әдәбияты буенча VI халыкара олимпиадасында җиңү яулаган фин татары Ильяс Кадер татар телен үстерергә кирәк, дип саный. Бу хакта ул Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында Туган тел форумында хәбәр итте.
“Хөрмәтле милләттәшләр һәм дуслар! Мин бу елгы олимпиада җиңү яулавыма чиксез шат. Бәйге бик тиз үтте. Шулай да мин бик күп дуслар таптым, белем һәм тәҗрибә тупладым, татар спектакльләрен карадым. Зур рәхмәт әйтәсем килә. Мин үзем алты телдә сөйләшәм. Фин татары булсам да, ана телем – татар теле. Татар теле яшьләр кулында. Онытмыйк, саклыйк, үстерик аны. Татар теле белән горурланып яшик”, - диде ул үзенең чыгышында.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
3 февраль 2023 - 14:11
-
1 февраль 2023 - 09:07
-
30 гыйнвар 2023 - 15:59
-
30 гыйнвар 2023 - 13:21
-
26 гыйнвар 2023 - 13:47
-
25 гыйнвар 2023 - 13:18
-
25 гыйнвар 2023 - 12:23
-
24 гыйнвар 2023 - 12:14
-
Минзәлә театры Сабир Өметбаев бюстын аның туган авылына бүләк итте