Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Барыгыз... аның да кредитлары бар»

Фирдүс Тямаев – бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Кайчандыр тупасрак, кырысрак дигән имеш-мимешләр ишетерг...

Фирдүс Тямаев – бүгенге көндә популяр җырчылар рәтендә. Ә кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк була. Кайчандыр тупасрак, кырысрак дигән имеш-мимешләр ишетергә туры килсә, бүген аны мактап туймыйлар. Халык ярата икән, димәк, барысы да әйбәт. Җырчының энергетикасына шаклар катмалы. Аңарда бетмәс-төкәнмәс энергия, яңа омтылыш бар, - дип сөйли дус-ишләре.

2 марттан бирле Уникс залында аның концертлары гөрләп бара. Ике җырчы, юмор осталарының бер сәхнәдә очрашуы үзе бер күңелле инде. Фирдуснең концертында Рифат Зарипов сәхнәгә чыгып бүләк тапшырды. Бүләге дә бүләге... Рифат Зарипов пакетны тапшырып: «Уфада миңа биргәннәр иде, син дә берәрсенә бирерсең әле» дип, шаяртып куймасынмы. Фирдүс тә үз чиратында: «Тиздән Рифатның да концертлары була. Барасызмы?.. Барыгыз... аның да кредитлары бар» - дип халыкны көлдертте. Концертта булган кешеләр, шул атмосферада булу сәбәпле, җырчыларның юморын дөрес аңлаганнардыр инде.

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк