Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев белән Алсу Абелханова туганнар?

         Бүген эстрадабызның «энерджайзер»ы шаян холыклы мишәр егете Фирдүс Тямаевның Инстаграм челтәрендәге битендә «провокацион» фото пәйда булды. Ник дигәндә, әлеге фотода ул җырчы Алсу Әбелханован...

         Бүген эстрадабызның «энерджайзер»ы шаян холыклы мишәр егете Фирдүс Тямаевның Инстаграм челтәрендәге битендә «провокацион» фото пәйда булды. Ник дигәндә, әлеге фотода ул җырчы Алсу Әбелханованы битеннән үбә!

         Фирдүснең күп кенә хатын-кызларның ярату объекты булганын беләбез белүен, җырчы үзе дә матур кызларны бик ярата ахры! Әнә, нинди фото урнаштырган.

         Җырчының исә, әлеге фотоны масхус урнаштыруы бәхәс тудырмый. Аның фото астына язган сүзләре моңа дәлил: «Мин точно беләм, бу фотога әйбәт комментарийлар булмаячак!», – дип төрттерә ул. Инде нәфрәтле комментарийлар күрергә әзер торган халыкны тагын бер яңалык аптырашта калдыра. Фото астында «Ә бит ул минем 3-юродная сестра!», – дип тә өстәп куймасынмы Фирдүс.

         Нәрсә уйларга белмәгән тамашачыларга сөйләргә тагын бер сүз булды бу. Алсу белән Фирдүс туганнармы? Хәзер фото астындагы комментарийларда шуны ачыклыйлар.

 

Алсу Габдуллина

Фото – җырчының шәхси аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк