Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Безнең турында әллә нәрсә уйламагыз»

Кичә җырчы Фирдүс Тямаевның Инстаграмда Алсу Әбелханова белән урнаштырылган фотосы тамашачылар арасында зур шау-шу куптарды. Әлеге фотода ул җырчы Алсу Әбелханованы битеннән үбә! Шул ук вакытта, фото...

Кичә җырчы Фирдүс Тямаевның Инстаграмда Алсу Әбелханова белән урнаштырылган фотосы тамашачылар арасында зур шау-шу куптарды. Әлеге фотода ул җырчы Алсу Әбелханованы битеннән үбә! Шул ук вакытта, фото астына «Мин точно беләм, бу фотога әйбәт комментарийлар булмаячак!», – дип язып куйган җырчы. Тик нәфрәтле комментарийларның моның кадәр күп буласын уйламаган ахры Фирдүс! Фото астындагы 400 дән артык комментарийларда халык ике төркемгә бүленгән, берәүләре җырчының шаяруларын тыныч кабул итсә, икенчеләре исә аны җилбәзәклектә гаепли.

Әлеге комментарийларны укып, аптырашта калган Фирдүс белән Алсу Әбелханова тамашачыларына тиз арада җавап итеп видео яздырган. Биредә алар үзләренең иҗатташ дуслар, гаилә дуслары булулары хакында әйтәләр. «Без сезне яратабыз. Безнең турында әллә нәрсә уйламагыз», – дип тынычландырды алар гаҗәпләнгән тамашачыларын

Менә шулай уеннан уймак чыга инде, Фирдүс.

Фото һәм видео @firdustamaev_official аккаунтыннан алынды

{mp4}8272{/mp4}

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк