Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Чык миңа кияүгә» (видео)

Фирдүс Тямаев – бүгенге көндә еш телгә алына торган җырчылар рәтендә. Кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк урын ала. Социаль челтәрләрдә, җырчы сүгенә икән,...

Фирдүс Тямаев – бүгенге көндә еш телгә алына торган җырчылар рәтендә. Кеше никадәр популярлык казана, аның турындагы имеш-мимешләр дә шулкадәр күбрәк урын ала. Социаль челтәрләрдә, җырчы сүгенә икән, дигән сүз дә таралды. Җырчы исә: «Фейковый» ролик ул, алар миңа пиар ясыйлар бит, - дип ачыклык кертте.

Җырчы тугыз көн буена концертлары белән Казанны гөрләтте. Җырчы әйтмешли, тамашачы арасында төрлесе бардыр инде. Дусты да, дошманы да... Ә менә күптән түгел Түбән Кама райондагы концертларында яңа кәләш тә барлыкка килде. Җырчы аңа: «Чык миңа кияүгә», - дип тәкъдим ясады.

Фирдүс Тямаевның эстрада да үз йөзе бар. Гади, эчкерсез, милләт җанлы ул. Шул ук вакытта аның концертлары юмор хисе белән дә сугарылган.

Г.Гыймадиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк