Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Әйе, миндә йолдыз чире»

Күптән түгел «Татар җыры» премиясе уздырылды. Биредә танылган артистлар катнашты. Чакырылган эстрада артистларыннан Фирдүс Тямаев та бар иде. Әмма җырчының гастроль графигы тыгыз булганлыктан, Фирдүс...

Күптән түгел «Татар җыры» премиясе уздырылды. Биредә танылган артистлар катнашты.

Чакырылган эстрада артистларыннан Фирдүс Тямаев та бар иде. Әмма җырчының гастроль графигы тыгыз булганлыктан, Фирдүс чарада катнашмый кала. Шул форсаттан артист инстаграмына видео урнаштыра.

Тямаевның үзенчәлекле юмор иясе булганын күпләр аңлагандыр инде. Азакыгы видеосы «Татар җыры» премиясенә карата сатира белән тулган. «Тямай бандасы» өстәл артында утыра һәм Фирдүснең чарага бармавының сәбәпләрен әйтә. Артист яисә концертта акча эшләү мөмкинлеге бар икәнен белдерде, шуңа күрә ул премиядә катнашмаска була. «Минем катнашмауның сәбәбе нәрсәдә? Мин чыннан да «үстем», йолдызландым. Миңа ул кызык түгел, мин акча эшлим», – ди Фирдүс.

Әлбәттә, бу видео бары тик шаярту гына, һәм аңа җитди карарга артык булыр.

Автор: Г. Вәлиева

Фото/видео: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк