Логотип
Хәбәрләр

Фирдүс Тямаев: «Минем гаиләмне ашатасыңмы соң? Бушка җырлап йөрсәм...»

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә узган концертыннан аеруча көчле тәэсирләр алып кайткан. 20 мең тамашачының кул чабып каршы алуыннан, кушылып җырлавыннан...

Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев узган ялларда Яр Чаллы шәһәрендә узган концертыннан аеруча көчле тәэсирләр алып кайткан. 20 мең тамашачының кул чабып каршы алуыннан, кушылып җырлавыннан хәйран калган артист. «Төне буе йоклый алмадым бу эмоцияләрдән», – дип тамашачыларга рәхмәт укый артист.

Җырчының инстаграм тасмасында урнаштырылган әлеге язма астында комментарийларда Фирдүскә кисәтү ясаганнар. «Элек Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова авыллар буйлап йөриләр иде. Акча өчен түгел. Меңләгән халык та кирәк түгел иде», – дип язган Мөслим районы Яңа Усы авылы кешесе. Артист исә артык югалып тормыйча: «Минем гаиләмне ашатасыңмы соң? Бушка җырлап йөрсәм...» – дип җавап кайтарган.

Автор: А.Галимова

Фото: Инстаграм @firdustyamaev_official

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Комментарий юк